МӘШҺҮР с. гар. 1. Танылган, атаклы, атказанган, шөһрәт казанган, данлыклы. Кыскасы, тирә-якта шактый мәшһүр авыл булган ул. Ә.Еники. Киемнәре шәп булгач (ак нейлон күлмәк, кара фрак – нәкъ менә халык артисты, мәшһүр дирижёр инде), мин аны юньле заттыр дип уйлаган идем. М.Мәһдиев. Ә бит мәшһүр уллары, җитәкчеләре турында халыкның күбрәк беләсе килә... Р.Вәлиев 2. хәб. мәгъ. Танылган булу. Шәһәрдә бит инде әллә кайчан ул Хәбиб Фәһмиевич дип мәшһүр. М.Мәһдиев |