МӘ’Ш КИЛҮ ф. Ыгы-зыгы килү, нәрсә белән дә булса бик мәшгуль булу. Мәчет янындагы чирәмдә атларын тугарып, тәртәләрен югары күтәреп бәйләгәннәр дә мәш килеп арбаларын чишеп маташалар. Г.Бәширов. Шулар белән мәш килеп йөргәндә, күзе бүлмә ишегенә төште. Ф.Яруллин. Оркестр чокыры да тик тормый, анда музыкантлар үзләренчә мәш килә. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә