МӘШГУ’ЛЬ БУЛУ ф. Ни белән дә булса шөгыльләнү. Шешә ачу белән мәшгуль булса да, Мисбах моны күреп алды һәм исе китмичә генә: – Аша, аша, кыенсынма! – диде. Н.Әхмәдиев. Шуңа күрә мулла абзый үз эшләре белән мәшгуль булды: ат карады, абзар тазартты, малларга печән салды, кар көрәде... С.Поварисов. Күрәсең, аягы таеп, чокырга туры килде, һәрберсе үз эше белән мәшгуль булганга, сүз-фәлән әйтүче булмады, көлүче дә күренмәде. Р.Мулланурова |