МӘШГУЛЬ хәб. сүз. гар. Нинди дә булса эш белән шөгыльләнү, нидер эшләү. Ул үзенең куенына әле генә килеп кергән бер улын йоклату белән мәшгуль. М.Мәһдиев. Үзе тыз-быз эш белән мәшгуль: казларга, тавыкларга җим сибеп, казан астына ягып җибәрде, күп итеп чыра телеп, кучкарга матурлап өйде. Р.Батулла. Тукай көнозын кымызчы казакълар янында яки үз бүлмәсендә язу-сызу, газета-журналлар уку белән мәшгуль. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә