МӘШӘЛӘНҮ ф. диал. Көч куеп, куелган максатка, берәр нәрсәгә ирешергә тырышу; маташу. Мәшәләнә торгач, әйләнеп менеп утырды. Ф.Кәрим. Карасак, балалар күл буенда мәшәләнәләр. А.Гыйләҗев. Фәрдәнә дә бүтән каршы сүз катмады, аш ягына чыгып, нәрсәдер эшләп мәшәләнде. Х.Камалов

Мәшәләнеп тору Сөйләү моментында мәшәләнү. Шушы эшләр белән мәшәләнеп торганда, алар янына тагы Сөенчалин килде һәм боларның кулына кирәкле кәгазьләр тоттырды. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә