МӘШӘКАТЬСЕЗ с. 1. 1) Борчусыз, ыгы-зыгысыз. Мәшәкатьсез, тыныч балалар, сүз дә юк. Л.Ихсанова. Китсә дә гаепләүче булмас: хәзерге яшьләрне дөнья малы ымсындыра, мәшәкатьсез тормыш кызыктыра... А.Әхмәтгалиева

2) Җиңел; катлаулы булмаган, авырлык китермәгән. Менә монысы мәшәкатьсез үлемгә охшаган. З.Мәхмүди. Кышкы юл – сазлыклар арасында урнашкан Себер татар авыллары өчен иң мәшәкатьсез юл. Н.Алан

2. рәв. мәгъ. Җиңел итеп, җайлы гына, мәшәкать күрмичә. Без мәшәкатьсез генә яшәргә яратабыз. Н.Әхмәдиев. Язучы дигән абруйлы исемгә тиз генә, мәшәкатьсез генә ирешеп, беренче каты тәнкыйть сүзе ишетүгә кире чигенүчеләр, язучылык эшен бөтенләй ташлаучылар була; әдәбият тарихы мондыйларны да хәтерли: йөрәк кушуы буенча килмәгәннәр алар әдәбиятка. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә