МӘШӘКАТЬЛЕ с. 1) Борчулы; ыгы-зыгылы. Беренче тапкыр йомышы төшкән кеше эшнең иң тыгыз, мәшәкатьле чагына туры килә. Ш.Галиев. Аның кайгы-хәсрәтле, уйлы-моңлы, моннан тыш өстенә бүлек җитәкчесе вазифаларын кабул итеп алган мәшәкатьле көннәре иде. Ә.Сәлах. Шәһәр тормышы шулай мәшәкатьле ул. М.Юныс 2) Зур эш белән мәшгуль булган. «Хуҗа»ның бүген бик мәшәкатьле көне иде. Р.Мөхәммәдиев. Яз башы – авыл халкы өчен аеруча үзенчәлекле, мәшәкатьле вакыт. Д.Гайнетдинова. Май ае – мәшәкатьле ай, Еш ялгыз калгансыңдыр. Р.Камалетдинова 3) Авыр, катлаулы, кыен; газаплы. Мәшәкатьле һәм авыр походка чыгып киттек. М.Җәлил. Берьюлы тугыз йорт, аның өстенә каралты-кура яңарту бик кыен, мәшәкатьле булачак иде. А.Гыйләҗев. Чөнки яңа фикерне реальләштерергә кирәк була, ә ул мәшәкатьле. М.Мәһдиев |