МӘШӘКАТЬЛӘ’Ү ф. Борчу, тынычсызлау. [Артист:] Гафу итегез, туташ... Тән җылынып китте дә сезне мәшәкатьләмим дидем... Г.Исхакый. [Нина Михайловна:] Кеше мәшәкатьләп йөрмик инде... А.Гыйләҗев Мәшәкатьләп тору Мәшәкать тудыру. Бу юлы без әтине мәшәкатьләп тормадык – баянда абый белән үзлегебездән өйрәнә башладык. Р.Вәлиев. И-и, шулай мәшәкатьләп торабызмы? Ф.Мөслимова. – Сергейны мәшәкатьләп тормыйм инде, туры аэропортка китәм, – диде ир. Д.Булатова |