МӘШӘКАТЬЛӘНҮ ф. Интегү, борчылу, азаплану; эшләү, тик тормау. Төшендә ул [Гайшәтти] бик озаклап, мәшәкатьләнеп ит ашаган, һәм шул көнне үк кәефсезләнде. М.Мәһдиев. Ул чакта инде бәрәңге ашап мәшәкатьләнмәячәкбез, шул Колорадо кортларын үрчетү өчен генә утыртсак инде... М.Галиев. Шофёр агайлар аяк киемнәрен алмаштырып мәшәкатьләнмиләр, урам тузанын рәхәтләнеп ташыйлар, юып кына өлгер. Р.Габделхакова Мәшәкатьләнеп алу Кыска вакыт аралыгында мәшәкатьләнү; бераз мәшәкатьләнү. [Кәрим:] Синең артыңнан йөреп мәшәкатьләнеп алам. Г.Исхакый Мәшәкатьләнеп йөрү Озак вакыт дәвамында мәшәкатьләнү; һәрдаим мәшәкатьләнү. [Хәдичә:] Рәхмәт мәшәкатьләнеп йөрүеңә, Таифә әби. А.Гыйләҗев Мәшәкатьләнеп тору Әледән-әле, еш мәшәкатьләнү; хәзер мәшәкатьләнү. --- ә сез ул нәрсә белән мәшәкатьләнеп тормагыз, Сидор Андреевич, безнең арада эчә торган кеше юк! В.Нуруллин. Күмеп мәшәкатьләнеп тормадылар, аны авыл халкына калдырдылар. З.Зәйнуллин. Әллә чынлап әйтә, әллә үзенең артык мәшәкатьләнеп торасы килми. Сөембикә |