МӘШӘКАТЬ и. гар. 1) Һәртөрле эш, шөгыль, ыгы-зыгы; тынычсызлык. Балкондагы кар бер көн эчендә җебеп тама башлады, балкон чистарту дигән яз мәшәкате туды. М.Мәһдиев. Шундый мәшәкатьләр белән көннәр уза торды. Ф.Яруллин. Өйдәгеләре онытканнар димме, әллә хатыны йорт мәшәкатьләреннән бушап өлгермиме? К.Кәримов

2) Газап, авырлык, кыенлык; борчу, тынгысызлык. Мал мәшәкать тудыра. Мәкаль. Гомер буенча шундый хурлыкта, шундый рисвайлыкта, шундый газапта мәшәкать чиккәнче, үлүең мең-мең өлеш артык! Г.Камал. Әнием, шул бер таба уалманы пешереп җибәрер өчен, нихәтле мәшәкать кичергәндер әле. Л.Ихсанова

Мәшәкатькә бату Вак-төяк эшләре, борчулары, мәшәкатьләре күп булу. Һәм без гомер кичерәбез мең мәшәкатькә батып, Буйсынып үзебез сүккән законнар, указларга, Үзебез үк рөхсәт биреп шундыйларны язарга... Р.Харис. Мәшәкатькә күмелү к. мәшәкатькә бату. Барысын күңеленнән себереп ташлап, эшкә, мәшәкатькә күмелде. Х.Камалов. Мәшәкатькә салу Кемгәдер кыенлык тудыру, борчу. Мәшәкатькә чуму к. мәшәкатькә бату. Әни болай да башы-аягы белән мәшәкатькә чумган, минем өчен дә күз яше түкмәсен дип кенә мәктәпне тәмамлап чыгарга вәгъдә бирдем. К.Миңлебаев. Мәшәкать чигү Мәшәкатьләнү, нужалану, зәхмәт чигү. Мәшәкать чиктем, эзләдем, таптым [кызны]. Г.Исхакый. Ятарга да йокларга кирәк иде, болай да кып-кыска төндә мәшәкать чигәргә әллә. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә