МӘЧЕТ-МӘДРӘСӘ жый. и. 1) Гыйбадәт кылу һәм дин сабаклары алу урыннары. Болгар дәүләтендә, алар килгәнче үк инде, ислам дине таралган, мәчет-мәдрәсәләр, имам-хатиблар һәм мөәзиннәр күп булган. Р.Фәхретдин. Татар байлары булган һәр шәһәрдә мәчет-мәдрәсәләр салына. Ә.Еники. Мәчет-мәдрәсәләр дә күп түгел икән. З.Зәйнуллин 2) Эчендә яки янәшәсендә мәдрәсәсе булган мәчет. Төп урамның уртарак бер төшендә, мәчет-мәдрәсәгә дә якын, базардан да ерак түгел, каршыда гына тимер юлга чыга торган кыскарак тагын бер урам башлана. Ә.Еники. Элеккеге мәчет-мәдрәсәгә урнаштырдылар. Р.Батулла. Авыл белән җыелышып мәчет-мәдрәсә салырга ният иткәч тә, иң беренче булып һәр җирдә ул башлап йөргән ---. Р.Вәлиев |