МӘЧЕТ и. гар. Мөселманнар җыелып намаз укый, гыйбадәт кыла торган, гадәттә манаралы һәм михраблы корылма. Бераздан ярым караңгыда мәһабәт булып калкып торган зур мәчет янына килеп чыктылар. Г.Бәширов. Ишегалды мәчет эче кебек тын, караңгы. М.Әмир. Хәер, мәчет катында кечкенә мәдрәсә булган, әмма ләкин электр да, клуб та булмаган. Ә.Еники

Мәчет карты Дин тота торган, мәчеткә йөри торган карт. Ләкин Закиров бераздан, үзенең кайда икәнен дә онытыр дәрәҗәгә җитеп, сәҗдәгә киткән мәчет карты кебек талгын бер рәхәтлеккә чумды. Р.Кәрами. Менә шул кеше, хәзер инде мәчет карты, миңа урыс теленнән ныклы нигез салып калдырды. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә