МӘЧЕ’СЫМАННАР җый. и. Ерткыч хайваннар отрядыннан йомры башлы, озын койрыклы төрле зурлыктагы хайваннарны (мәс., песи, арыслан) берләштергән имезүчеләр семьялыгы. Мәчесыманнар йөргән чакта тырнакларын эчкә тарта ала, бу аларга тавышсыз гына табышына якынаерга мөмкинлек бирә. Биология. Юлбарысны мәчесыманнар семьялыгыннан дип уйласак, киләсе елда ни көтәдер, белгән юк. Шәһри Казан. Мәчесыманнар янына ашкынып бардым, чөнки биредә күптәнге танышым – җанварлар патшасы Дик атлы арыслан бар. Татарстан яшьләре |