МӘЧЕ’ БОРЧАГЫ и. бот. Кузаклылар семьялыгыннан күпьеллык, сирәк кенә берьеллык үсемлекләр ыругы; песи гөле, дөя сеңере; русчасы: астрагал. Бу үлән безнең ишегалдында – баскыч төбендә үсә, исеме – мәче борчагы. М.Мәһдиев. Тагын да соңрак, май ахырларында, яңа урамдагы Әлфия апа бакчасында, бөтнек чәчә торып, мәче борчагы басып алган?! З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә