МӘЧЕ’ БАШЛЫ ЯБАЛАК и. зоол. Ябалаклар семьялыгыннан зур күзле, ыргак сыман томшыклы, йомры башлы ерткыч кош; өке; русчасы: филин. Шушы караңгы тынлыкка түзә алмагандай, зарланган тавыш белән кайсыныңдыр әвенендә мәче башлы ябалак иңрәп алды. Г.Бәширов. Камның түшендә балык тешләре, тире сырмасына төрле ялтыравык ташлар таккан, сул иңендә ике елан эленеп тора, уң иңендә мәче башлы ябалак утыра. М.Хәбибуллин. Балыкчылар янында мәче башлы ябалактан да сагаясы юк. М.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә