МӘЧЕ и. Мәчесыманнар семьялыгыннан күсе һәм тычканнар тота торган йорт хайваны; песи. Сабира карчыкның яраткан мәчесе Каракай да, хуҗасы җирләнгәч, читкә китеп югалды... Р.Шәфигуллин. Мәче юкка гына сырпаланмый ул. Т.Миңнуллин. Балык ашаган мәче баласын күзәтәм, – кем өйрәткән дисең, белеп туган бу! Ш.Галиев

Мәче ашаган Эзсез югалган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә