МӘҺӘР и. гар. 1. Мөселман халкында, никахлашканда, кияү тарафыннан кызга бирелә яисә билгеле бер вакыттан соң бирелергә вәгъдә ителә торган акча, мал яки башка нинди дә булса милек. Мәһәр ике йөз сум булырга, Мәрфуга әбинең сыеры эчендәге чуар тана язылырга, Садыйк абзыйның алачагы читек-кәвеш, камзул, түшәк-ястык белән йөз илле сумы тәмам, илле сумы мөәҗҗәл булырга сүз беркетелде. Г.Исхакый. Мөхафизә артыннан мәһәр булып килгән ике йөз баш һәм үзләре ишәйткән өч йөз баш сарык бу чорда өч мең башка җитеп ишәя. А.Хәлим 2. с. мәгъ. Мәһәргә бирелгән. [Хөснелхәят әбинең] Беләгендәге беләзегенә җитмеш биш ел. Таһир бабайның мәһәр бүләге... А.Хәлим |