МӘҺАБӘТЛЕК и. Мәһабәт булу. Әмма дулкынланганда чын ул диңгез нинди мәһабәтлек, бөек олылык аңарда! Ш.Галиев. Минем шул вакыт, шатлыктанмы, әллә бу мәһабәтлекне кабул итеп бетерә алмауданмы, сулышым кысылды, йөрәгем еш-еш типте. М.Мәһдиев. Чын-чынлап гашыйк булу өчен, мәһабәтлек, чибәрлек кенә дә җитми бит әле ул. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә