МӘҺАБӘТЛЕ с. 1) Матур, сокланырлык; зур, бөек. Мәһабәтле, озын буйлы Мөхәммәдьярыбыз бардыр. Г.Тукай. Тау башында тезелеп гаскәр тора, Мәһабәтле йөзен балкытып. М.Җәлил

2) Көчле, олуг, сокланырлык. Мәһабәтле ул гаскәр Тора таулар башында! М.Җәлил. Ата кеше үзенең ишле балалары белән бергә булганда аерата горур һәм мәһабәтле күренгән кебек, иҗатчы да үз «балалары» әсәрләре – исән-имин бер ышанычлы төштә тупланган очракта көчлерәк. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә