МӘҺАБӘТ с. гар. 1) Сокланырлык, матур, күркәм. Диңгездән килгән җылы һава, тын, мәһабәт каштан бакчасы, ак фуражкалар, көмеш трубаларның сихерле тонык аһәңе ---. М.Мәһдиев. Болар һәммәсе халык күңелендә язучының матур, мәһабәт образын тудырды. Р.Фәйзуллин. Әгәр дә шушы минутта Кадимбикәне Исмегөлдән дә мәһабәтрәк, тирәнрәк итеп уйнап булса, ул чакта, бәлки... М.Маликова 2) Зур, төз гәүдәле, озын буйлы (кеше тур.). Эре сөякле, озын буйлы бу кеше кайчандыр бик мәһабәт-таза булганга охшый ---. Ә.Еники. Алар арасында Булат абыйларының мәһабәт гәүдәсе әллә каян аерылып тора. Ф.Яруллин. Әйләнә уртасында таза гәүдәле мәһабәт бер ир-ат басып тора иде. Р.Мөхәммәдиев 3) Зур, биек; сокланырлык, таң калырлык. Меңләгән тонналы мәһабәт тау янында йөрүче кешеләр кырмыска гына булып күренәләр. М.Мәһдиев. Монда йортлар аграк, агачлар – бездә дә үсә торган нарат-чыршы, каен-имәннәр – тагын да зуррак, биегрәк, мәһабәтрәк булып үсә икән. М.Маликова. Мәһабәт нарат һәм чыршы урманнары өстендәге зәңгәр күктә һәрвакыт кояш елмаеп торсын, дөньялар имин булсын. М.Хәсәнов 4) Матур һәм көчле (тавыш тур.). --- аларның [пароходларның] берсе кычкыртып җибәрде дә бөтен Идел өстен яңгыратты; икенчесе кычкыртты да калын, куәтле һәм мәһабәт тавышы белән тауларны, урманнарны тотты ---. Ф.Әмирхан. Менә якыннан ишетелгән көчле тупның мәһабәт тавышы, юеш, караңгы урманның тынычлыгын бозып, урман буйлап шаулап китте. К.Тинчурин. – Шөкер әле, Нургали туган! – диде ул гаять көр, мәһабәт тавыш белән. Ә.Еники |