МӘХШӘР и. гар. 1) к. Мәхшәр көне. Бил алышып, чат ябышып, Мәхшәргәчә барасы ---. Р.Сафин. [Алсылу:] Мәхшәрдә дә, тәмугта да ут йотыгыз. Ә.Баян 2) күч. Ыгы-зыгы, мәш килү; шау-шу, тынычсызлык, буталыш. Тору булмады, мәхшәр булды инде ул. А.Хәсәнов. Капкадан базар эченә керделәр, монда да мәхшәр: койма тирәли әйбер сатучылар тора ---. Р.Кәрами. Тагын ыгы-зыгы. Тагын мәхшәр... В.Нуриев 3) күч. Зур фаҗига, афәт. Николай нигәдер тетрәнеп китте. Онытырга мөмкинме икән соң җиргә фашизм китергән мәхшәрләрне?! Ш.Рәкыйпов. Яшәү хакына мин кемнәрнеңдер башына җиткәнмен икән, хәзер шул турыда дөреслекне сөйләп, сугыш дигән мәхшәрдән исән-сау кайткан башны тәмугка илтеп тыгасым юк. Р.Сибат. Барча мәхшәр, һәммә кан коюлар шушы каһәр суккан Киевтагы тәхет аркасында гына килеп чыккан. В.Имамов ◊ Мәхшәр көне 1) Кешеләрнең, үлгәннән соң, Аллаһ катында хисап тотар өчен җыеласы көн; Кыямәт көне. Мәхшәр көне – кешелек дөньясының җирдә яшәүдән туктау көне, бөтен буын кешеләренең очрашу көне. Мөнәҗәтләр. Шушылай була икән ул мәхшәр көне, я Алла! Г.Афзал. Мәхшәр көне турындагы дини риваятьләр менә шуннан килеп чыккан, «денсезләрне» күктән иңәчәк коточкыч җәзалар белән куркытканда, борынгы пәйгамбәрләр Җир тарихындагы менә шундый фактлардан файдаланганнар. Галәм. Җир. Кеше; 2) Ыгы-зыгылы көн. Тирә-як авылларда мәхшәр көне башлана. Ф.Бәйрәмова. Әйтерсең лә мәхшәр көне: Мәш килә халык Казанда. Ф.Әһлия. Мәхшәр кубу Шау-шу, ыгы-зыгы, тавыш башлану. Әрле-бирле әнә шулай чаба торгач, ал таң аткан, кояш чыккан. Һәм шәһәрдә әллә нинди мәхшәр купкан. Ф.Яруллин. Шул хәлне ачыклау-бәяләү өчен, иртәгесен авылда мәхшәр купты. Ш.Шәйдуллин |