МӘХРҮ’М ИТҮ ф. Кемнең дә булса берәр нәрсәсен алу, кемне дә булса берәр нәрсәсез, өлешсез калдыру. Авылыбызны килер буыннардан Бөтенләйгә мәхрүм иткәнбез лә! Х.Әюп. Гөнаһ булган нәсел-ыруыңны Мәхрүм итү бәби туеннан... Ф.Гыйззәтуллина. Әмма Сталин хакимияте урнашкач, татар халкы Г.Исхакый әсәрләрен укудан мәхрүм ителде, әдип исеме бары кара буяулар белән генә телгә алына башлады. Х.Миңнегулов |