МӘХРҮМ с. гар. 1. Берәр нәрсәсе булмаган, өлешсез, буш калган. Хәтта Алласын яшьлегендә үк җуйган, шәригать кушканча түгәрәк сакал-мыек йөртүдән мәхрүм картлар да бәйләнмиләр үзенә... М.Галиев. Әмма тумыштан ишетү сәләтеннән мәхрүм кешедән композитор чыгуын минем ишеткәнем юк. Т.Миңнуллин. Аның каравы шушы иң кыйммәтле сыйфатыннан мәхрүм кешеләр югары бәяләнде. Ф.Галимуллин

2. рәв. мәгъ. Нәрсәседер булмаган хәлдә. Әти-әни җылысыннан мәхрүм үскән бала бит ул. Т.Миңнуллин

3. хәб. мәгъ. Теге яки бу хиснең, әйбернең һ.б. булмавы турында. Тегеләр юмор хисеннән гел дә мәхрүм түгелләр икән. Р.Низамиев. Чөнки ул бичаралар куркудан мәхрүм. Ә.Гаффар. Әмма ул инде элекке кебек уйлау сәләтеннән дә мәхрүм иде. Г.Гыйльманов

Мәхрүм калу 1) Нәрсәне дә булса ала алмый калу, үзенеке итә алмый калу. Бар җылыдан мәхрүм калып, Ялгызлыкта туңган җан Әрнеп, сызлап үлде, сулды, Иясен кызганмыйча. Н.Хисамов. Булмаган үгезне көтеп, бозаудан мәхрүм калма. Әйтем; 2) Югалту; берәр нәрсәдән колак кагу. Ләкин, ни хикмәттер, көзнең җитәсе барыбер искә төшә һәм бу матурлыклардан бер көн килеп мәхрүм каласың акылыңа барып ирешә. Ш.Рәкыйпов. Ә безнең казлар нефть базына төшкән иде, ул елны мәхрүм калдык. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә