МӘХЛУКАТ җый. и. гар. Җан ияләре, мәхлуклар, бөтен барлыклар. Әнә инде кошлар да кайтканнар: бар да үзләренең матур тавышлары белән язны, табигатьне өзелеп-өзелеп мактыйлар, бөтен мәхлукатны тормышка, шатлыкка өндиләр. С.Җәлал. Төн караңгыланып, мәхлукат тирән йокыга киткән, тукмак тавышлары берсе дә ишетелми, авылның югары урамында «чәң-чәң» килеп салмак кына өргән бер эт тавышыннан башка тавыш юк иде. А.Таһиров. --- Адәмне һәм башка мәхлукатны Аллаһ бер мизгелдә эволюция юлы белән яраткан, дип әйтә алабыз. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә