МӘХЛУК и. гар. 1. 1) Җан иясе, барлык. Кычкырган көенә тәгәрәп тә төште, соңгы көчен салгандыр инде мәхлук үзенең дөньяви мөһим бурычын үтәүгә. Г.Якупова. Тик Рөстәм бит дуңгыз да, башка мәхлук та түгел. М.Кәбиров. Әсәрдә хан түгел, мескен бер мәхлук сурәтләнгән кебек тоела. Казан утлары

2) Кешегә яки хайванга карата кызганып яки кимсетеп әйтелә. Һәнүз йокыдан торгалаганчы, ул мәхлук (кәҗә) ишегалдына кайтып та керә. Ф.Яруллин. Ишегалдына чыккач, Азатларның сыеры мөгрәп тавыш бирде бугай, ләкин мин әле һаман айнып җитә алмаган идем, көтүгә куылмый калган мәхлук турында мәктәптә генә уйлап куйдым һәм шундук «ә Музгарка?» дигән сорау миемне бораулый башлады. А.Тимергалин. – Тыпырчынма, мәхлук! – дип ысылдады Әнсар. – Болынга син хуҗа түгелдер бит? З.Хәким

2. с. мәгъ. Мескен, бичара. Ә менә болай: йөгән сабагыннан (тезгене дип тә әйтәләр) тотасы да мәхлук атны тәртә арасына кертәсе. М.Мәһдиев. – Хач таккач, үзен татардан өстен куя, ахрысы, мәхлук җан, – дип эчтән генә уйлап куйды Мәүлетдин. З.Зәйнуллин. Машина, кисәк кенә борылып, мәхлук кошларны эзәрлекләвен дәвам итте, инде куып тотам дигәндә генә, шып туктап калды. А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә