МӘХКҮМ с. гар. 1. Хөкем ителгән, гаеп ителгән, җәзага тартылган. Болардан бигрәк ул мәхкүм бер халыкның киң, якты бер дөньяга чыгу юлындагы тарихи идеалының тәмсалы мөҗәссәме. Татар әдәбияты

2. хәб. мәгъ. Мәҗбүр; хөкем ителгән. Болардагы мәхлуклар чын ихлас белән тик торырга мәхкүмнәр. М.Гафури. Мәгърифәт бетсә, милләт үзе дә иртәме-соңмы, Тукай әйткәнчә, бетәргә мәхкүм иде. Ә.Еники. Үз эчендәге бөтен мөмкинлекләрен сарыф иткәннән соң гына халык үләргә мәхкүм. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә