МӘХКӘМӘ и. гар. кит. 1) Дәүләтнең гражданнар арасындагы низагны һәм җинаять эшләрен хәл итүче хөкем органы; суд. Шуңа күрә мәхкәмә карары безгә билгеле түгел. Р.Мостафин. Мәхкәмә утырышы ачык булды, тик чын-чынлап төбенә төшә башласаң, аның ачык үткәрелүенең үз тарихы бар. Р.Мирхәйдәров 2) Шул хөкем органында эшне тикшерү утырышы. Бу бәладан котылыр өчен инде, бер генә түгел, мең мәхкәмәгә керергә дә разый инде, Әсма апа! Г.Исхакый. Моннан йөз, иң кимендә егерме алты ел элек булган вакыйгаларга батып, ул үзенең эше каралачак мәхкәмә турында да онытып җибәргән ләбаса!.. А.Хәлим. Мәхкәмә барышында судья, сораулар биреп, аның фикерен үзенә кирәк яккарак юнәлтергә тырыша: «Сезнең бит мамык шәлегез булмый калмагандыр?» С.Ибраһимова 3) Хөкем йорты; суд йорты. Бу хәлләрнең ахыры мәхкәмә залында тәмамланды. Д.Гыйсметдин. Монысы – гомере буе мәхкәмә залларында күп еллар буе хезмәт иткән, меңнәрчә язмышларны үзгәрткән күптәнге танышым, хәтта сердәшем. Ф.Баттал. Адвокатлар яллап, мәхкәмә бусагаларын таптап, кассацион тәртиптә ата-ул төрмәгә ябылудан котылып калсалар да, Камил өчен иң яманы наширлек һәм мөхәррирлек хокукларыннан бөтенләйгә мәхрүм ителү була. Әдипләребез |