МӘХДҮМӘ и. гар. 1) Хөрмәткә лаек хатын-кыз

2) Мулла кызы. Гайшә абыстай үз тирә-якларында шөһрәтле бер мөдәррис кызы улдыгы хәлдә, ни өчендер мәхдүм вә мәхдүмәләр табигатенә тәмам башка бер табигатьтә вә анлар гадәтеннән башка бер гадәттә иде. Р.Фәхретдин. Мәхдүмәләрнең берсенә никахланып алсаң, муллалык ләвазиме дә, дәүләт байлыгы да, шөһрәт-абруе да табыла. Т.Гыйззәт. Остабикәсе дә шуннан соң күп тормаган, мәхдүм белән мәхдүмәләр, йорт-каралтыны сатып, кайсы кая таралышып беткәннәр икән. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә