МӘХДҮМ и. гар. 1) Хөрмәткә лаек ир кеше, хөрмәтле кеше 2) Мулла улы. Берәр хәзрәтнең мәхдүме, зур байның улы, әллә учитель баласымы? Ә.Еники. Ләкин, өсләренә кара болыт килеп, яшен яшьнәгәч, бер гаепсез хәзрәтне дә, остабикә белән мәхдүмнәрне дә яклап кала алмадылар. Н.Әхмәдиев. Ир туганнар башлы-күзле булганнан соң да үзара тату гына яшәп ятканда, төпчек мәхдүм кайтып төшкәч, аны моңарчы хәзрәтнең төсе итеп саклап торган почмак бүлмәгә урнаштыруны кулай күрделәр. Г.Бәширов |