МӘХБҮСЛЕК и. иск. Тоткынлык; төрмәдә утыру; төрмәдә үткәрелгән вакыт. Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул, Булса да алтын, һаман да читлек ул. Г.Тукай. Хәсән ага үзенең лагерь тормышын, мәхбүслек газапларын шактый күп сөйләде безгә. Р.Әхмәтҗан. Үрбәт үзенең мәхбүслек язмышы белән килешкән иде инде. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә