МӘХБҮС и. гар. иск. кит. 1. Тоткын, кулга алынган кеше. Бары тик өч айдан, мәктәп мөдәррисе Кормаши китергән ышанычнамә кәгазеннән соң гына азат иттеләр мәхбүсләрне. А.Хәлим. Әгәр тел сау-сәламәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә: ил башы да, бомж да, сырхау кеше дә, мәхбүс тә, шагыйрь дә... Р.Фәйзуллин. Чөнки ир-ат һәм хатын-кыз мәхбүсләрне аерым төрмәләрдә саклаганнар. Р.Мирхәйдәров 2. с. мәгъ. Тоткындагы, ирексез. Мәхбүс шагыйрьгә, ерактагы сөйгәне турында уйланганда, таң ату вакытында кар зәңгәр күренә. Г.Әпсәләмов. Йөргән чакта мәхбүс Туфаныбыз Себер җилләрендә каңгырап, Кем күзенә карап ышык тапкан, Ялгыз калгач көзге яңгырда? Ә.Рәшит |