МӘХӘЛЛӘ и. гар. 1) Шәһәр яки зур авылның билгеле территория белән чикләнгән өлеше; квартал. Килмешәк этне җиде мәхәлләдән куалар, аларга иркенлек бирсәң ни буласын бүгенге хәлебездән чамала инде. Ф.Сафин. Әмма стенадагы картадан шәһәр мәхәлләләрен күздән кичергәндә, Фарукҗан бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлады. Т.Әйди. Шул нәселдән килгән Мәмәт, хәзерге Татарстанның Мамадыш ягындагы Саба авылын салып, үзенә бер мәхәллә төзеткән. М.Әхмәтҗанов 2) Шунда яшәгән кешеләр. Безнең тавык күкәй салганны бөтен мәхәллә ишетә, күршенең байталы колынласа да, һич тавыш чыкмый. Әйтем 3) Шәһәр яки зур авылның бер мәчеткә караган өлеше. Мине санга сукмыйсың икән, ичмасам, мәхәллә халкының ышанычын җуймаска иде. Т.Гыйззәт. Имам кешегә һаман-һаман мәхәллә ташлап йөрү читен. Ә.Фәйзи. Атнасына бер мәртәбә мәхәллә халкы, бер төбәккә җыелып, кирәкле ихтыяҗларын хәл итүдә үзара киңәшеп, якынлыкны даими саклап торган. М.Галиев 4) Шәһәрнең яки авылның бер мәчете тирәсендә берләшкән җәмәгать. Боларына да түзә мәхәллә. А.Тимергалин. Япон җирендә дә бирешмәгәнсез, зур мәхәллә булып оешып яшисез икән, ярхәмикалла. В.Имамов |