МӘХӘББӘТСЕЗ с. 1) Ямьсез, шыксыз, сөйкемсез. Халык каршында иң мәхәббәтсез кеше – мәҗлестә үз-үзен олы күрүчедер. Р.Фәхретдин. Өстәвенә Шәүкәткә дә ул хатын мәхәббәтсез, күңел кайтаргыч түгелдер, мөгаен; әнә бит алар ничек матур итеп, икесе бер адымнан атлап баралар. М.Маликова. Күземә бар нәрсә шыксыз, мәхәббәтсез булып күренә иде. Л.Гыймадиева 2) Ачуланып яки шаяртып, үпкәләгән сыман итеп әйтелә. [Мәгъри:] Һи, йөзе кара нәрсә, мәхәббәтсез! Г.Камал. [Исмай:] Минем мәхәббәтемә кысылма, мәхәббәтсез! И.Юзеев. «Вөҗдансыз, имансыз, мәхәббәтсез» – минем өчен соңгы чиктәге сүгенү сүзенә әйләнер. А.Хәлим |