МӘХӘББӘТЛЕ с. 1) Сөйкемле, үзенә тарта, җәлеп итә торган. Кеше гомере еллар белән түгел, мәхәббәтле күңеле белән үлчәнергә тиештер, чын яшәве шунда бит. Ш.Галиев. – Минем исемем Айдар, – диде ул, мәхәббәтле караш ташлап. Ф.Садриев 2) Мәхәббәт белән сугарылган; якты, бәхетле. Алда аларны – сөйләшеп, куанып, сөешеп туя алмаячак әнис алмаларын – киң кочагын җәеп гүзәл Казан, мәхәббәтле, бәхетле-сәгадәтле тормыш көтә иде. Ә.Хәсәнов. Шуңа күрә без аналарга мәхәббәтле, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тиешбез. Р.Миңнуллин. Елмайсак, куллар кысышсак, Йөрешсәк әгәр күбрәк, Булыр иде бу дөньялар Тагы да мәхәббәтлерәк... Ф.Яруллин |