МӘХӘББӘТ и. гар. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә дә булса чын күңелдән бирелгәнлек хисе. Тик аның әсәрләрендә илгә булган мәхәббәт, җирне олылау хисе күзгә ташланып, чекерәеп тормый. И.Нуруллин. Безнең дошманнарыбызда була алмый торган иң көчле, иң җиңелмәс коралыбыз да шул: туган илгә чиксез мәхәббәт, көрәштә тиңе булмаган фидакярлек! Г.Бәширов

2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса хөрмәт, симпатия кебек үз итү, якын итү хисе. Әмма егетнең күңелендә әдәбият-сәнгатькә дә мәхәббәт бөреләнә. Л.Җамалетдинов. Яраткан язучысының шундый вакытсыз үлеме дә бик күпләрнең күңелендә Кутуйга карата инде булган мәхәббәт өстенә әрнү, яңа сагыну, табыну хисләре уятты шикелле. Р.Фәйзуллин

3) Башка җенестән булган бер кешегә карата кайнар йөрәк хисе; ярату, сөю, гыйшык. Бу дөньяда ир белән хатын арасындагы мәхәббәттән өстенрәк нәрсәләр дә бар. М.Маликова. Мәхәббәткә лаек йөрәк һаман яши, тибә, эзләнә икән... А.Гыйләҗев. Бу мәхәббәт түгел, ияләшү генә булган. Р.Габделхакова

4) Шундый хис, гыйшык төшкән объект турында. Үкенечле яшьлек мәхәббәтем... Ничек итеп онытыйм мин аны? И.Юзеев. Беренче мәхәббәте Миңниса... А.Фәлах. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем иде. Г.Гыйльманов

5) Нәрсә белән дә булса кызыксыну, нәрсәгә дә булса омтылыш, теләк, һәвәслек. [Кариев:] Афәрин, Габдуллаҗан, син үзеңнең лекцияң белән публиканың халкыбызга булган мәхәббәтен тагы да арттырдың, әйткәннәрең бик дөрес, халык ул – даһи ул! А.Расих. Чөнки аның [Сәйдәшнең] кайчандыр үзе хезмәт иткән Кызыл Армиягә, кызыл йолдызга мәхәббәте беркайчан да сүнмәслек иде. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә