МӘҮЛИД и. гар. дини 1) Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне һәм шул көнне үткәрелә торган бәйрәм. 1911 елның 27 гыйнварында Казанның Галиев мәчетендә (Г.Баруди имамлык иткән мәчет) Мөхәммәд галәйһиссәламнең туу көне (мәүлид) уңае белән намаз укыла. Р.Әмирхан. Дүртенче бәйрәм Мәүлид кичәсе, «мәүлид ән-нәби», ягъни «пәйгамбәрнең туган көне» дигәнне аңлата. Татар милли педагогикасы. Бу касыйдә Мәүлид кичәләрендә, ягъни рәбигыльәүвәл аеның уникенче көнендә уздырылган бәйрәмнәрдә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне хөрмәтенә башкарылган. Милли моңнар

2) Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы, тормыш юлы турындагы дини текст. Мәүлид уку

3) Шундый текстлар укыла торган йола

4) Пәйгамбәр туган рәбигыльәүвәл аеның халык телендәге атамасы. Я булмаса, мәүлид айларында Коръән укылгач, ашлар ашалгач, тәгамгә дога кылынгач, абыстай кайтып киткәч, мөнәҗәтләр әйтә башлый. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә