МӘҮЛА и. гар. 1) Ия, хуҗа, әфәнде. Бер мизгелдә дөнья мәүласыннан Әверелдем гүя тоткынга. С.Әхмәтҗанова 2) дини Аллаһы Тәгалә. – Күп шөкер, – ди, – бу җимешне бирде мәүла! – дип куя. Г.Тукай. Туганмын мин дөнья-зиндан бишегендә, Мәүла колы булып яши кеше монда ---. И.Юзеев. Аннары тәмам аптыраган, исе киткән кешедәй ихтыярсыздан сорап куя: – Ничек сине җир йотмый, ә? Я кадир, я мәүла!.. Ә.Еники |