МӘТРҮШКӘ и. рус бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан хуш исле сыек шәмәхә чәчәк ата, медицина һәм парфюмериядә файдаланыла торган күпьеллык урман үләне; русчасы: душица. Мәтрүшкәне алтын путаллы касәләргә агызып, сөйләшмичә генә эчтек. Ш.Рәкыйпов. Өйдә, чормада мәтрүшкә кыстырып бәйләнгән каен себеркесе көтә! Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә