МӘТӘШТЕРҮ ф. сөйл. к. маташтыру. Дөрес, үз көчләре белән ел саен 3–4 квартир мәтәштерәләр, ара-тирә яшь гаиләләрне бәхетле итәләр, читтән килгәннәрне дә совхозга теләп кабул итәләр. А.Гыйләҗев. «Бәхетлеләр»е, җиңелчә яраланып, өенә кайтып киткән, ә «бәхетсезләр»ен – кеше ышанырлык итеп мәтәштерә белмәгәннәрен – шундук атып үтергәннәр яки штраф батальоннарына озатканнар. Р.Кәрами. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалары ничек таләп итсә һәм үзе ничек эшләргә күнеккән булса, шулай «мәтәштергән» икән [яһүд]. Р.Мирхәйдәров |