МӘТӘЛЧЕК и. Кулларга таянып һәм аякларны югары күтәреп, баш аркылы икенче якка әйләнү; баш аркылы әйләнү. Ул хәзергә мәтәлчекне генә булдыра алмады: башын җиргә кадап, аякларын күтәрә башлауга, яны белән лап итеп авып төште. Г.Гобәй. Килер бер вакыт, телевидениедән хоккей, футбол белән беррәттән авыл малайларының көзге кыска көндә эскерт өстеннән мәтәлчек атып уйнаганнарын күрсәтерләр. М.Мәһдиев

Мәтәлчек ату Баш аркылы икенче якка әйләнеп төшү, мәтәлчек ясап тәгәрәү. Бер мәтәлчек атам чирәмеңдә, Авыртса да аяк-кулларым. Ш.Камалов. Мич каршында өелгән саламда мәче малайлары, сарык бәрәннәре белән әүмәкләшеп уйныйбыз, мәтәлчек атабыз, ялкын телләренең талпына-талпына җилпенүен күреп, ләззәт кичерәбез. Ә.Баян. Мәтәлчек атыну к. мәтәлчек ату. Кошлар да уйнарга бик оста. Алар һавада мәтәлчек атына, төрле таяклар, ботаклар, ташлар һәм яфраклар җыя. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә