МӘТӘЛҮ ф. Абынып, сөртенеп егылып китү; егылу. Каргаларның берсе җиргә мәтәлде, икенчесе яман ачы аваз белән каргылдап кире борылды, дәү, алама канатларын җил-җил кагарга кереште. А.Гыйләҗев. Анда [солдатларның] берсе, мәтәлеп, аягын сындырды бугай. Р.Кәрами. --- каплап куелган табакка абынып мәтәлде дигәндә, кер бавына эләгеп кенә калды [Руфинә], тик бау шартлап өзелгән иде инде. Ф.Садриев Мәтәлеп бару Мәтәлү алдында тору. [Моназыйр:] Телеңне тый, дим! Чалуга мәтәлеп барасың бит! М.Хуҗин Мәтәлеп китү Кисәк мәтәлү. Безнең халык, буш дигәндә, мәтәлеп китә бит инде ул. Т.Нәҗмиев. Сәере шул булды: өскә бик тиз үрмәләсә дә, түбән төшүләре яман булды, бер-ике тапкыр чак кына аяклары ычкынып, мәтәлеп китмәде. М.Хәбибуллин Мәтәлеп тору Рәттән, бер-бер артлы мәтәлү. Икәү әрчергә керештеләр, Мөзәкирнең бәрәңге кабыклары алкаланып-алкаланып чиләк эченә мәтәлеп тордылар. А.Гыйләҗев |