МӘТӘЛДЕРҮ ф. 1) Этеп, аяк чалып, төртеп һ.б.ш. егу; нәрсәне дә булса аудару, төшереп җибәрү. Ул дәррәү бар көченә селтәнеп, мине юл кырыена мәтәлдерде. Г.Галиев. Ибрайны чалбар каешыннан тартып мәтәлдердем һәм бөтен урман авызын яңгыратып аваз салдым: – Тимәгез! Үтермәгез! Ф.Шәфигуллин

2) күч. Бәреп төшерү, юк итү. Нинди оста итеп мәтәлдерде! Димәк, гитлерчыларны үкертеп-үкертеп кыйнап була! Г.Әпсәләмов. Тик ул гамәлгә ашыру өчен түгел, Идел-Урал проектын мәтәлдерү өчен дөнья күргән бер уен гына булып чыга. Казан утлары

Мәтәлдереп җибәрү Кисәк мәтәлдерү. Ә менә үзенә каршы ничә кеше – ике яисә егерме көндәше чыкса да, барысын да мәтәлдереп кенә җибәрә торган бер сугышчының экраннарда килеп чыгуы ажиотаж куптара. Кызыклар дөньясында

Мәтәлдереп ташлау Тиз генә мәтәлдерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә