МӘСЬҮЛ с. гар. иск. 1. 1) Соралган, сораган

2) Җаваплы. Кеше үзенә үзе хуҗа, һәрбер эше өчен үзе мәсьүл. Г.Ибраһимов. Хәлил ул вакытта мәсьүл бер урында эшләп паёк алган. Һ.Такташ

2. хәб. функ. Җаваплы булу. [Сәгыйть хәзрәт:] --- Кыямәт көнне безнең алар өчен мәсьүл булуымыз бар. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә