МӘСЬӘЛӘ и. гар. 1) Хәл ителергә тиешле нәрсә; проблема. Бибинурның чыраена салкын елмаю таралды, ул шундук мәсьәләне аңлап алды. А.Гыйләҗев. Йодрык белән хәл ителә торган мәсьәлә түгел бу сиңа! М.Маликова. Димәк, яңа хуҗалары аның ярдәменә, элемтәләренә исәп тота, юмартлыклары да, торак мәсьәләсен тиз хәл итүләре дә тизрәк үз эшләренә тартып кертү максатыннан. Р.Мирхәйдәров

2) Тикшерелергә, игътибар ителергә тиешле эш-хәл. Монда мәсьәлә, бәлкем, курку-курыкмауга гына да кайтып калмыйдыр. Р.Юныс. Гөлкәйнең яшерен мәхәббәте дә, тәнәфесләрдә аңа караучы Зиннур исемле малай да минем өчен вак мәсьәлә иде. Р.Габделхакова. Шулай итеп, көнүзәк мәсьәләне тавышка куйдылар. Г.Морат

3) мат. Кагыйдә буенча билгеле шартлар, юллар белән чишелеп, җавап табылырга тиешле математик характердагы бирем. Мәсьәләне ике юл белән чишегез. Математика. Дәреснең максаты: укучыларны мәсьәлә белән таныштыру һәм аны дөрес чишәргә өйрәтү. Мәгариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә