МӘСХӘРӘЛЕ с. 1. 1) Хурлыклы, мыскылланган, кимсетелгән. Аның үзе, хатыны Сәрвәр һәм ун яшьлек улы Тансык өчен караңгы көннәр, куркыныч төннәр, мәсхәрәле тормыш башлана... З.Зәйнуллин. Мәсхәрәле язмыш белән Саклап кара Иманны... Э.Шәрифуллина. Минем милициягә эшкә кергәнемә берничә ай гына, ә үземне инде ничә тапкыр тинтәк булып, көлкеле, мәсхәрәле халәттә калуымны тоям. З.Хәким

2) Мәсхәрәләү белдерә торган, мыскыллы. Идмасның йөзе үзгәреп китте. Ирен почмакларына мәсхәрәле елмаю кунды. Ә.Хәсәнов. Сөембикә аңа мәсхәрәле караш ташлады. Ф.Садриев. Чөнки аңа беркайчан да мондый мәсхәрәле рәвештә китереп органнары юк иде. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Мыскыллап, кимсетеп. Бүлмә хуҗасы мәсхәрәле елмайды. Г.Тавлин. Яңадан рәхәтләнеп, мәсхәрәле көлемсерим. З.Зәйнуллин. Ул алар янына тәкәллефсез генә якынайды да, мәсхәрәле елмаеп, катгый гына аңлата башлады: – Сез, иптәшләр, – диде ул, – бер бик мөһим сүзне ишетми калдыгыз бугай. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә