МӘСХӘРӘЛӘ’Ү ф. 1) Көчләп алу, көчләү. – Сез, сабыр ит, дисез. – Идмас йөзен җыерды. – Ә кем аңа йөргән кызын мәсхәрәләргә ирек биргән? Ә.Хәсәнов 2) Хурлау, хур итү. Язмышның ничек ачы итеп мәсхәрәләвен кара инде син, ә? В.Имамов. Сөембикәнең аны [Янчуринны] әллә ничекләр итеп мәсхәрәлисе килде, әмма тыелып калды. Ф.Садриев 3) Кимсетү, мыскыллап көлү. Шул көннән алып өч ай буе туктамастан сорау алулар, кыйнаулар, типкәләүләр, мәсхәрәләүләр китте. З.Зәйнуллин. Бу заманда курс эшләрен, дипломын үз кулы белән язган кешеләргә карата мәсхәрәләү ярылып ята иде аларда! М.Маликова Мәсхәрәләп ату к. мәсхәрәләп ташлау. Башта теләсә нинди начар сүзләр белән мәсхәрәләп атса, тора-бара кул күтәрә башлады. Шәһри Казан Мәсхәрәләп бетерү Нык мәсхәрәләү. Ул хатын-кызларны мәсхәрәләп бетерделәр. Р.Батулла. Иң «үтергәне» – соңыннан шушы текстны үз белдекләре буенча төзәтеп, аны мәсхәрәләп бетерүләре. Өмет Мәсхәрәләп йөрү Озак вакыт дәвамында мәсхәрәләү. Атасы халык өстеннән көлеп, сугыш елларында солдатка хатыннарны мәсхәрәләп йөргән бер адәм актыгы иде ---. Ш.Алпар. Хокук сакчылары Казанның Арча зиратында каберләрне мәсхәрәләп йөргән 20 һәм 21 яшьлек беркайда да эшләмәүче бәндәләрне тотканнар, һәм аларга каршы җинаять эше кузгатылган. Татарстан яшьләре. Иреңә хыянәт итеп, аны мәсхәрәләп йөрмә. Мәдәни җомга Мәсхәрәләп килү Күптәннән мәсхәрәләү. Элеккеге заманнардан ук хатыннарны санга сукмаганнар, мәсхәрәләп килгәннәр. Ватаным Татарстан Мәсхәрәләп ташлау Бөтенләй, тәмам мәсхәрәләү. Син анда, үзеңнең куркаклыгыңны аклар өчен, «мәсхәрәләп ташласалар да ала идем» дидең. Ф.Яруллин. Мәскәү бүләгеннән баш тарткан Вахтанг Кикабидзены әнә ничек мәсхәрәләп ташлаганнар бит! Ватаным Татарстан Мәсхәрәләп тору Сөйләү моментында мәсхәрәләү; даими мәсхәрәләү. Эштән кайтышлый сатучыга, кичә бер килограмм дип саткан алмаң өйдә үлчәп карагач җиде йөз илле грамм гына килде, диюгә, теге күкерт кебек кабынып: «Мине – честный кешене – бөтен халык алдында мәсхәрәләп торасың, абзый, әкият сатма, өеңдәге үлчәгечең дөрес түгел синең», – ди. Ф.Дәүләтбаев. Тол хатыннарны мыскыл итеп, ятим балаларны мәсхәрәләп тордылар. Безнең гәҗит |