МӘСХӘРӘ’ ИТҮ ф. 1) Көчләп алу, көчләү. Шулай да борын-борыннан килгән йола – егетләр һәм кызларның аулак өйләрдә куну гадәте, анда чишенмичә генә йоклау, кызларны мәсхәрә итүгә, алдауга юл куелмавы – әлеге дәлилләргә каршы үзенә күрә көчле аргументлар. Р.Кәрами 2) Мыскыл итү, мыскыл итеп көлү, хурлау. Минем укытучымны шулай башка язучылар алдында мәсхәрә итүләренә әрнедем. Л.Бадыйкшан. Ул иблисләрдә бернинди иман юк: иң изге әйберләрне дә мәсхәрә итә алар. Ш.Рәкыйпов |