МӘСХӘРӘ’ БУЛУ ф. Хурлыкка калу. Мөнирҗан, кабат мунча алдына кереп, күрше карчыгының капкадан чыгып киткәнен көтеп торды. Шулай итеп ул кеше алдында мәсхәрә булудан котылды һәм бу хакта берәүгә дә, хәтта Фазыл дустына да сөйләмәде. Н.Әхмәдиев

Мәсхәрәгә алу 1) Мыскыллау дип аңлау; 2) Мыскыллау. Ул сүзләрне мин мәсхәрәгә алдым инде, әлбәттә. Казан утлары. Мәсхәрәгә калу Хурлыкка калу, мәсхәрә булу. Ни булды миңа, ни булды?! Мәсхәрәгә калдым... Р.Габделхакова. Миңа нишләргә кирәк иде, ничек итеп аның йөзенә күренергә кирәк иде соң? Шундый мәсхәрәгә калып... Ә.Хәсәнов. Мәсхәрәгә төшү к. мәсхәрәгә калу. Ачлык кешене нинди генә мәсхәрәгә төшерми дә, нинди генә этлек ясарга этәрми икән. Г.Шакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә