МӘСЛИХӘТЛӘШҮ ф. Киңәшү, киңәшләшү, уртага салып сөйләшү. Әфганлылар хакында алар [Рәхимулла белән Айрат] икесе дә ирексездән телгә алдылар, югыйсә бер сүз дә сөйләшмәскә мәслихәтләшкән килешүләре дә бар аларның күңелендә. Б.Камалов. Мунча вакыйгасын ишеткәч, Хөршит абыстай белән мәслихәтләштек тә гармун алырга булдык. Н.Әхмәдиев Мәслихәтләшеп алу Тиз арада мәслихәтләшү. Идарә утырышына куйганчы үзара аңлашып, мәслихәтләшеп алырга кирәк иде. А.Гыйләҗев Мәслихәтләшеп тору Даими мәслихәтләшү |