МӘСЛИХӘТ и. гар. 1. Киңәш. Кешенең күплеге эшкә ярар, мәслихәткә ярамас. Мәкаль. Ни булса да булсын, мин Сәйдәш бабайга гәзитәсенә дәһри, динсез, хәтта мөртәт дигән сүзләрне язарга ашыкмаска мәслихәт бирәм. Г.Тукай. Без бер иптәшем белән китәргә дә уйлашкан идек, ләкин өченче – карт иптәшебез мәслихәт бирмәде. Ш.Камал 2. с. мәгъ. Акылга сыярлык, урынлы, кабул итәрлек. Нәселгә ят, чит затларны кертү дә мәслихәт гамәлләрдән түгел. А.Хәсәнов. – Мин, – диде ул, иреннәрен чуп-чуп китереп, – хәрби мәнфәгатьләргә акча арттыруны ифрат та мәслихәт эш дип саныйм. М.Әмирханов 3. хәб. функ. Яхшы дип табу, урынлы дип санау, хуплау турында. Шулай да хәрәкәтләнү мәслихәт, сөйләшү җиңеләйтми Нәгыймнең күңелен. З.Хәким ◊ Мәслихәт җыелышы к. мәслихәт мәҗлесе. Мыек Шәмсетдин үзе кузгалган икән, бу инде килде-китте утырыш кына түгел, зур мәслихәт җыелышы булырга охшый. Г.Бәширов. Мәслихәт күрү Яхшы дип табу, хуп күрү, нәрсә турында булса да килешү. [Ибраһим:] Кеше язганны укуны гына мәслихәт күрәм. Ф.Садриев. Г.Ибраһимов әсәрен каршылыклар төене рәвешендә төзүне мәслихәт күргән. Ф.Хатипов. Мәслихәт мәҗлесе иск. кит. Киңәшмә. Мәслихәт табу к. мәслихәт күрү. Әмма күпчелек укучы психологиясе аларны югары бәяләми. Ул ачык, төзек сюжетны мәслихәт таба. Ф.Хатипов |